99. ЗҮЛЛЗИЛӘТ (ҖИР СЕЛКЕНМӘК)

1.

Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә.

2.

Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса.

3.

Һәм кеше әйтсә: “Ни булды бу җиргә”, – дип.

4.

Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер.

5.

Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер.

6.

Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә
күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең
җәзасын күрмәк өчен.

7.

Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын
күрер.

8.

Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер.