1. |
Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы. |
2. |
Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме. |
3. |
Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме. |
4. |
Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме? |
5. |
Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң |
6. |
Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла. |
7. |
Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш. |
8. |
Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул! |