1. |
Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа. |
2. |
Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса. |
3. |
Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм. |
4. |
Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер. |
5. |
Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса. |
6. |
Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса. |
7. |
Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз. |
8. |
Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә. |
9. |
Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса. |
10. |
Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз. |
11. |
Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс. |
12. |
Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер. |
13. |
Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле. |
14. |
Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән. |
15. |
Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер. |
16. |
Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты. |
17. |
Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр. |
18. |
Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән. |
19. |
Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк. |
20. |
Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә. |
21. |
Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр. |