1. |
Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм. |
2. |
Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә. |
3. |
Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа. |
4. |
Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа. |
5. |
Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм. |
6. |
Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм. |
7. |
Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм. |
8. |
Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны. |
9. |
Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше. |
10. |
Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше. |
11. |
Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле. |
12. |
Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары. |
13. |
Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: “Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз”, – диде. |
14. |
Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде. |
15. |
Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый. |