1. |
Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен. |
2. |
Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең. |
3. |
Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен. |
4. |
Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык. |
5. |
Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип? |
6. |
Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: “Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем”, – дип. |
7. |
Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы? |
8. |
Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме? |
9. |
Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы? |
10. |
Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме? |
11. |
Ул бөек таулардан үтмәде. |
12. |
Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде? |
13. |
Ул юл – кол азат итмәктер. |
14. |
Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер, |
15. |
якын кардәш булган ятимгә. |
16. |
Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер. |
17. |
Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр. |
18. |
Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер. |
19. |
Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер. |
20. |
Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр. |