1. |
Тәхкыйк сиңа катылыгы белән һәрнәрсәне каплаган, кыямәт көненең хәбәре килде. |
2. |
Ул көндә йөзләр түбән вә хурдыр. |
3. |
Алар бик тә михнәтләнеп эшләүчеләрдер. |
4. |
Кайнар утка кереп ґәзабланырлар. |
5. |
Ниһаять кайнар чишмәдән сугарылырлар. |
6. |
Аларга азык юк, мәгәр тигәнәккә охшаган озын вә чәнечкеле үлән генә булыр. |
7. |
Ул үлән симертмәс һәм ачлыкны да китәрмәс. |
8. |
Ул көндә кешеләр нигъмәтләнделәр, шатландылар. |
9. |
Үзенең дөньяда кылган эшләренә разыйдыр. |
10. |
Дәрәҗәсе бөек җәннәттә. |
11. |
Анда буш һәм яман сүзне һич ишетмәсләр. |
12. |
Ул җәннәтләрдә ага торган татлы чишмәләр бардыр. |
13. |
Анда бик яхшы күтәренке урындыклар, диваннар бардыр. |
14. |
Вә анда алларына кәсәләр куелгандыр. |
15. |
Вә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр. |
16. |
Вә җәелгән паласлар бардыр. |
17. |
Әйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар? |
18. |
Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән? |
19. |
Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар? |
20. |
Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән? |
21. |
Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең. |
22. |
Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең. |
23. |
Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса. |
24. |
Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр. |
25. |
Тәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары. |
26. |
Соңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер. |