1. |
Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл. |
2. |
Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте. |
3. |
Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды. |
4. |
Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде. |
5. |
Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды. |
6. |
Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың. |
7. |
Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер. |
8. |
Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез. |
9. |
Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса. |
10. |
Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр. |
11. |
Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше. |
12. |
Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер. |
13. |
Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас. |
14. |
Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты. |
15. |
Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды. |
16. |
Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез. |
17. |
Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер. |
18. |
Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер. |
19. |
Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер. |