86. ТАРЫЙК (ЙОЛДЫЗ)

1.

Күк белән һәм Тарыйк белән ант итәм.

2.

Ул Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде?

3.

Ул Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр.

4.

Юктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы
фәрештә бардыр.

5.

Адәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды?

6.

Халык кылынды ятакка коелган судан.

7.

Ул су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк
сөякләре арасыннан.

8.

Ул – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер.

9.

Яшерен эшләр ачылган көндә,

10.

кешенең Аллаһ ґәзабыннан качарга куәте булмас һәм ярдәмчесе дә
булмас.

11.

Яңгыр иясе булган күк илә.

12.

Вә үләннәр иясе булган җир белән ант итәм.

13.

Тәхкыйк ул Коръән сүзе хакны батылдан аеручы хак сүздер.

14.

Ул – Коръән уен вә батыл сүз түгелдер.

15.

Тәхкыйк ул кәферләр Коръән сүзләрен юкка чыгарырга хәйлә төзиләр.

16.

Вә аларны ґәзаб кылу өчен Мин чын хәйлә төзимен.

17.

Кәферләргә вакыт бир, азганлыкларында йөрсеннәр аларга бик аз гына
вакыт бит!