1. |
Әгәр күк ярылса. |
2. |
Вә әгәр ул җиргә Раббысының сүзе ишеттерелсә һәм итагать иттерелсә ул күккә – Аллаһ хөкеменә итагать итү тиешле ителде. |
3. |
Вә әгәр җир сузылып тигезләнсә. |
4. |
Вә җир эчендәге барча нәрсәне чыгарып бушанса. |
5. |
Әгәр Раббысының сүзен җиргә ишеттерелсә – Аллаһ хөкеменә итагать итү аңа тиешле ителде. |
6. |
Ий адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлеңдә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһуга күрсәтер өчендер, кыямәт көнендә гамәлләреңә очырарсың. |
7. |
Әмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән кеше. |
8. |
Тиздән ул кеше җиңел хисаб белән хисаб ителер. |
9. |
Ул җәннәттәге әһеленә шатланып барыр. |
10. |
Вә әмма гамәл дәфтәре арка тарафыннан бирелгән кеше, |
11. |
тиздән үзенә һәлакәтлекне чакырыр. |
12. |
Вә сәкар тәмугына кереп ґәзаб кылыныр. |
13. |
Тәхкыйк ул кеше дөньяда вакытта әһле арасында Аллаһудан курыкмау сәбәпле шат иде. |
14. |
Тәхкыйк ул үлгәч терелмәм вә кабердән чыкмам, дип уйлады. |
15. |
Ләкин эш ул уйлаганча түгел, әлбәттә, терелеп Аллаһ хөкеменә кайтыр, шиксез аның Раббысы аны һәмишә күрүче булды. |
16. |
Күктәге шәфәкъ белән ант итәмен. |
17. |
Дәхи, төн белән вә төнлә эшләнә торган эшләр белән. |
18. |
Дәхи тулып түгәрәкләнүче ай белән. |
19. |
Әлбәттә, бу хәлдән икенче хәлгә күчәрсез! Ягъни үләрсез, аннары терелерсез, аннары хөкем ителеп тиешле җәзаны алырсыз. |
20. |
Ни булды аларга иман китермиләр. |
21. |
Әгәр аларга Коръән укылса, Аллаһудан куркып сәҗдә кылмаслар, Аллаһ әмерләрен ишеткәннән соң аны үтәмәсләр. |
22. |
Бәлки имансыз кешеләр Коръәнне ялганга тоталар. |
23. |
Аллаһ аларның күңелләрендә сакланган нәрсәне белүчедер. |
24. |
Аларга сөенеч бир бик каты рәнҗеткүче ґәзаб белән. |
25. |
Мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә мәңге бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрдер. |