1. |
Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр. |
2. |
Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар. |
3. |
Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр. |
4. |
Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы. |
5. |
Олугъ кыямәт көнендә. |
6. |
Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар. |
7. |
Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер. |
8. |
Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен? |
9. |
Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр. |
10. |
Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр. |
11. |
Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар. |
12. |
Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр. |
13. |
Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр. |
14. |
Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган. |
15. |
Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс. |
16. |
Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр. |
17. |
Моның соңында аларга әйтелер: “Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр”, – дип. |
18. |
Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер. |
19. |
Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген? |
20. |
Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр. |
21. |
Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен. |
22. |
Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр, |
23. |
яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар. |
24. |
Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр. |
25. |
Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән. |
26. |
Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар! |
27. |
Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер. |
28. |
Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.) |
29. |
Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр |
30. |
Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр. |
31. |
Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр. |
32. |
Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде. |
33. |
Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр. |
34. |
Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр. |
35. |
Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар. |
36. |
Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде. |