1. |
Кайчан күк ярылса. |
2. |
Вә йолдызлар чәчелсә. |
3. |
Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар. |
4. |
Вә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар. |
5. |
Шул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен белер. |
6. |
Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә. |
7. |
Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде. |
8. |
Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды. |
9. |
Юк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган дисез. |
10. |
Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр. |
11. |
Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне язучылардыр. |
12. |
Сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер. |
13. |
Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр. |
14. |
Вә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр. |
15. |
Ул азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә. |
16. |
Вә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар. |
17. |
Ул җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде? |
18. |
Моннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде? |
19. |
Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать Аллаһуга хас. |