1. |
Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән). |
2. |
Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар). |
3. |
Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар. |
4. |
Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар. |
5. |
Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар. |
6. |
Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр. |
7. |
Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар. |
8. |
Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде.) |
9. |
Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип. |
10. |
Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса. |
11. |
Вә күк урыныннан китәрелсә. |
12. |
Вә җәһәннәм каты кыздырылса. |
13. |
Вә җәннәт якын китерелсә. |
14. |
Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер. |
15. |
Ант итәмен кире кайтучылар белән. |
16. |
Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм. |
17. |
Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн. |
18. |
Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса. |
19. |
Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер. |
20. |
Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында. |
21. |
Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер. |
22. |
Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел. |
23. |
Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә. |
24. |
Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер. |
25. |
Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер. |
26. |
Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз? |
27. |
Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр. |
28. |
Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр. |
29. |
Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә. |