1. |
Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә, |
2. |
дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен. |
3. |
Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә, |
4. |
кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә, |
5. |
Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен. |
6. |
Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр. |
7. |
Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар. |
8. |
Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар. |
9. |
Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр. |
10. |
Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: “Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы? |
11. |
Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы? |
12. |
Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: “Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк”, – дип. |
13. |
Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр. |
14. |
Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар. |
15. |
Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит? |
16. |
Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында. |
17. |
Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды. |
18. |
Әйт аңа: “Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне. |
19. |
Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың”, – дип. |
20. |
Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде). |
21. |
Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды. |
22. |
Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды. |
23. |
Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды. |
24. |
Әйтте: “Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр”, – дип. |
25. |
Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк. |
26. |
Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә. |
27. |
Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды. |
28. |
Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте. |
29. |
Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды. |
30. |
Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде. |
31. |
Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды. |
32. |
Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды. |
33. |
Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен. |
34. |
Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә, |
35. |
ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер. |
36. |
Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер. |
37. |
Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса, |
38. |
дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә, |
39. |
Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер. |
40. |
Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса, |
41. |
әлбәттә җәннәт аңа урындыр. |
42. |
Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар. |
43. |
Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар. |
44. |
Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр. |
45. |
Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың. |
46. |
Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар. |