1. |
Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: “Мухәммәд нәрсә сөйли”, – дип бер-берсеннән сораштылар”. |
2. |
Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән” хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар. |
3. |
Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр. |
4. |
Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр. |
5. |
Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген! |
6. |
Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы. |
7. |
Дәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы. |
8. |
Дәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык. |
9. |
Дәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык. |
10. |
Дәхи төнне сезгә пәрдә кылдык. |
11. |
Дәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык. |
12. |
Дәхи өстегездә җиде кат мәхкәм күкләрне бина кылдык. |
13. |
Дәхи бик яктыртучы һәм җылы бирүче кояшны халык кылдык. |
14. |
Дәхи болытлардан бере артыннан бере коелучы яңгыр суын иңдердек. |
15. |
Ул су белән төрле икмәк орлыкларын вә төрле үләннәрне. |
16. |
Вә агачларны, бер-берсенә уралып үскән җимеш бакчаларын үстермәклегебез өчен. |
17. |
Тәхкыйк хакны батылдан аера торган көн сәваб вә ґәзаб вәгъдә ителгән көндер. |
18. |
Бер көнне сурда өрелер дә, хисаб өчен төркем-төркем булып килерсез. |
19. |
Күк ачылыр да, анда ишекләре булыр. |
20. |
Дәхи таулар йөртелерләр, тузган тузан кеби булырлар. |
21. |
Тәхкыйк җәһәннәм үтә торган юл булды (Җәннәткә керәсе кешеләр дә җәһәннәмне күреп үтерләр). |
22. |
Ул җәһәннәм хактан качып азганнарга тора торган урын булды. |
23. |
Алар җәһәннәмдә күп заманалар торырлар. |
24. |
Алар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар. |
25. |
Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр. |
26. |
Бу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде. |
27. |
Тәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр. |
28. |
Дәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде. |
29. |
Вә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып. |
30. |
Татыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз. |
31. |
Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер. |
32. |
Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр. |
33. |
Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар. |
34. |
Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар. |
35. |
Алар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр. |
36. |
Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер. |
37. |
Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар. |
38. |
Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр. |
39. |
Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр. |
40. |
Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: “Әгәр мин туфрак булсамчы”, – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак” була алмаслар.) |