1. |
Тоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен. |
2. |
Чын искүче җил белән. |
3. |
Вә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән. |
4. |
Вә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән. |
5. |
Вә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен. |
6. |
Ул фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә, бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә. |
7. |
Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр. |
8. |
Әгәр йолдызларның нуры сүнсә. |
9. |
Дәхи күк ярылса. |
10. |
Дәхи таулар тетелеп очсалар. |
11. |
Вә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар. |
12. |
Бу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде. |
13. |
Хак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде. |
14. |
Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген? |
15. |
Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер. |
16. |
Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме? |
17. |
Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез. |
18. |
Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез. |
19. |
Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр! |
20. |
Әйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан? |
21. |
Ул суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык. |
22. |
Билгеләнгән туачак вакытына чаклы. |
23. |
Бу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез. |
24. |
Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
25. |
Әйә Без җирне халык кыйлмадыкмы сезне сындыручы итеп. |
26. |
Исән чагыгызда яшәү өчен җир өстенә сыясыз вә үлгәч – җир астына сыясыз. |
27. |
Вә ул җир өстенә бөек тауларны ясадык, вә сезгә пакь суны эчердек. |
28. |
Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
29. |
Инде барыгыз хакны инкяр итү белән үзегез хәзерләгән ґәзабка! |
30. |
Өч төрле өч тармаклы булып күренгән җәһәннәм тененең күләгәсенә карагыз. |
31. |
Ул төтен кызулыктан күләгә була алмый һәм ялкынлы ґәзабтан коткара алмыйдыр. |
32. |
Тәхкыйк ул җәһәннәм атар биналар кеби зур очкыннарны. |
33. |
Гүя ул очкын сары дөя кебидер. |
34. |
Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
35. |
Бу кыямәт, үзара һичкем сөйләшми торган көндер. |
36. |
Дәхи кешеләрнең кылган гөнаһларына гозер күрсәтергә рөхсәт бирелми торган көндер. |
37. |
Коръән сүзләренә ышанмаган кешеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
38. |
Бу кыямәт, хак белән батылны аера торган көндер, сезне әүвәлгеләр белән бергә җыярбыз. |
39. |
Әгәр сезнең ґәзабтан котылырга берәр хәйләгез булса, хәйлә кылыгыз! |
40. |
Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
41. |
Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр. |
42. |
Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр. |
43. |
Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен! |
44. |
Тәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез. |
45. |
Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
46. |
Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз, тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз. |
47. |
Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
48. |
Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр. |
49. |
Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
50. |
Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар? |