1. |
Әйә кешегә заманында бер вакыт килеп үтте түгелме, ул вакытта кеше телгә алына торган нәрсә түгел иде. Адәм г-м балчыктан халык ителгәч, Мәккә илә Таиф арасында берникадәр вакытлар ятты, һич телдә сөйләнмәде. |
2. |
Тәхкыйк Без Адом балаларын яраттык, ир илә хатынның катнашкан мәниләреннән, Без аны бәлаләндереп сынарбыз, аны ишетүче вә күрүче кылдык. |
3. |
Тәхкыйк аңа туры юлның сибешләрен күрсәттек, ул кеше Без биргән нигъмәтләргә йә шөкер итүчедер, йә нигъмәтләрне Аллаһ биргәнлеген инкяр итүчедер. |
4. |
Тәхкыйк Без нигъмәтләргә көферлек кылучыларга хәзерләдек чылбырларны вә богауларны һәм кызган утны. |
5. |
Тәхкыйк яхшы мөселманнар тәмле сулар эчәрләр, ул суның исе һәм тәме кәфур (камфора) кебидер. |
6. |
Ул кәфур чишмәдер, аннан эчәрләр Аллаһуның итагатьле коллары, вә ул чишмәне ничек кирәк – шулай агызырлар. |
7. |
Алар дөньяда вакытта Аллаһудан йөкләтелгән бурычларын үтәрләр, ягъни Аллаһ кушкан эшләрне эшләрләр вә Ул тыйган эшләрдән тыелырлар, вә алар катылыгы һәркайда таралган кыямәт көненнән куркырлар. |
8. |
Дәхи алар Аллаһ ризасы өчен мескеннәргә, ятимнәргә һәм тоткында булган мөселманнарга аш һәм садака бирерләр. |
9. |
Алар әйтерләр: “Без сезне фәкать Аллаһ ризасы өчен генә ашатабыз, без сездән өмет итмибез каршысына безгә бер изгелек итүегезне һәм дога кылыгыз, дип тә әйтмибез. |
10. |
Чөнки без Раббыбыздан куркабыз катылыгы белән йөзләрне чытыкландыручы кыямәт көненнән”, – дип. |
11. |
Аллаһ аларны ул көннең катылыгыннан саклар һәм аларның йөзләремә яктылыкны дәхи шатлыкны салыр. |
12. |
Дәхи алармы Аллаһ юлында чыдамлы булганнары өчен җәннәт һәм ефәк киемнәр белән бүләкләр. |
13. |
Алар җәннәттә яхшы диваннарга таянучылардыр, анда кояш эсселеген һәм суыкны күрмәсләр. |
14. |
Дәхи аларга агач күләгәсе якын булыр һәм ул агачларның җимешләре аларга бик якын ителде. |
15. |
Дәхи алар тирәсендә йөртәләр көмеш савытларны һәм бәллүрдән булган борынсыз, тоткасыз савытларны. |
16. |
Ул савытлар көмешләнгән бәллүрдәндер, җәннәт хезмәтчеләре ул савытлар белән эчемлекне кирәк кадәр генә бирерләр. |
17. |
Дәхи алар тәмле сулардан эчерелмеш булырлар, ул суның катыштырылган тәме зәнҗәбил кебидер. (Зәнҗәбил эчемлекне бик хушландыра торган нәрсәдер.) |
18. |
Ул җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмә сәлсәбил, дип аталыр. |
19. |
Дәхи алар янында һич үзгәрми торган яшь егетләр хезмәт итеп йөрерләр, әгәр күрсәң, аларны чәчелгән энҗе данәләре дип уйларсың. |
20. |
Әгәр син җәннәткә карасаң, анда төрле күп нигъмәтләрне күрерсең һәм зур байлыкны күрерсең. |
21. |
Аларның өсләрендә калып һәм нечкә яшел ефәк киемнәрдер, алар көмеш беләзекләр белән зиннәтләнерләр, Раббылары аларга пакь, татлы эчемлекләр эчерер. |
22. |
Тәхкыйк бу нигъмәтләр сезгә изге гамәлләрегез өчен бүләктер һәм барча көчегезне сарыф итеп Аллаһ юлында тырышуыгызның хакы ошбу җәннәт нигъмәтләре белән түләнде. |
23. |
Тәхкыйк Без, ий Мухәммәд г-м сиңа Коръәнне аерып ачык аңлатып иңдердек. |
24. |
Раббыңның хөкеменә чыда, һәм кешеләрнең гөнаһка чумганнарына вә хакны инкяр итүче кәферләрне итагать итмәгел! |
25. |
Раббыңның исемен зекер ит, намаз укытыл иртә белән һәм кич белән! |
26. |
Дәхи төнлә Аллаһуга сәҗдә кылгыл, һәм төнлә озын вакыт намаз укыгыл! |
27. |
Тәхкыйк бу Мәккә мөшрикләре һәм башка кәферләр үтеп китә торган дөньяны сөяләр, вә бик каты авыр кыямәт көне өчен хәзерләнүне артларына куялар. |
28. |
Без аларны халык кылдык, вә аларның буыннарын ныгыттык вә әгъзаларын куәтле кылдык, вә әгәр Без теләсәк, алыштырырбыз аларның охшашлары белән, ягъни аларны һәлак итәрбез дә урыннарына икенче кешеләрне китерербез. |
29. |
Тәхкыйк бу Коръән кешеләргә кирәк нәрсәләрне сөйләп белдерүче көчле вәгазь, ачык дәлилдер. Теләгән кеше Коръән белән гамәл кылсын да, үзенә Раббысының җәннәтләренә бара торган туры юлны алсын! |
30. |
Әле сез туры юлны кирәксенгән яхшы теләкне дә таба алмассыз, мәгәр Аллаһ теләсә генә табарсыз, тәхкыйк Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә гадел хөкем итүче булды. |
31. |
Теләгән кешесене рәхмәтенә кергезер һәм Аңа каршылык күрсәтеп үзләренә золым иткән залимнәргә рәнҗеткүче каты ґәзабны хәзерләде. |