1. |
Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен. |
2. |
Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр). |
3. |
Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: “Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен”, – диләр). |
4. |
Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга. |
5. |
Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер |
6. |
Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр |
7. |
Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса. |
8. |
Ай тотылса. |
9. |
Һәм кояш илә ай бергә кушылсалар, кыямәт булыр. |
10. |
Ул көндә кеше әйтер: “Бу куркынычтан кайда качарга?” |
11. |
Бүген качып котыла торган урын юк. |
12. |
Бу көндә карарланачак урын фәкать Раббың хозурындадыр. |
13. |
Ул көндә кешегә хәбәр бирелер исән чагында кылган эшләреннән һәм үлгәндә калдырып киткән яхшы, яман эшләреннән. |
14. |
Бәлки кеше, әлбәттә, үзенең зарарына гуаһдыр. |
15. |
Гәрчә фарыз гамәлләрне калдырып хәрам эшләрне эшләгән өчен гозерләр күрсәтсә дә. (Ягъни үзе гозерләр күрсәтеп сөйләсә дә барча әгъзалары аның зарарына гуаһлык бирерләр). |
16. |
Ул Коръән аятьләрен тәкърар әйтү белән телеңне тибрәтмә, Җәбраил г-м сиңа укыган аятьләрне ашыгып яныңа алыр өчен. |
17. |
Тәхкыйк Безнең өстебездәдер ул Коръәнне синең күңелендә җыймак һәм телендә укытмак. |
18. |
Ул Коръәнне һәркайчан Җәбраилдан сиңа укытсак, аның укуыңа ияр! |
19. |
Соңра ул Коръәнне яхшылап аңлатмак вә читеннәрен чишмәк Безнең өстебездәдер. |
20. |
Юк, алай кирәкмәс, дөньяны ашыгып кәсеп итәсез һәм бик сөясез. |
21. |
Әмма ахирәтне артка куясыз аның өчен ашыкмыйсыз. |
22. |
Кыямәт көнендә кайбер йөзләр шатланып агаручыдыр. |
23. |
Ул йөз Раббысына караучыдыр. |
24. |
Дәхи кайбер йөзләр кайгыдан сытык вә кара булыр. |
25. |
Аның хәлен күргәч арка буыннарын сындыручы ґәзаб килгән, дип уйларсың. |
26. |
Юк әле, аң булыгыз әгәр җан күкрәкнең югары ягына җитсә, |
27. |
шул вакытта моңа хәзер кем дару, ярдәм бирер дип әйтелсә, яки фәрештәләр, бу кешенең җанын рәхмәт фәрештәләре алырмы әллә ґәзаб фәрештәләре алырмы дисәләр. |
28. |
Инде бу кеше дөньядан аерылам, дип уйлар. |
29. |
Дөньядан китә торган бу кешегә катылык өстенә катылык өстәлер, ягъни дөньядан вә якыннарыннан аерылу, Аллаһудан курку һәм җан бирү авырлыгы. |
30. |
Бүген бармак Раббың хозурындадыр. |
31. |
Имансыз, динсез кеше Раббысы хозурына баргач, мәңгегә алданганын белер, ул ышанырга тиешле нәрсәләргә ышанмады һәм намаз да укымады. |
32. |
Ләкин Коръәнне ялганга тотты һәм кабул итүдән баш тартты. |
33. |
Моның соңында үзенең өй җәмәгатенә тәкәбберләнеп киерелә-киерелә барды. |
34. |
Ий мондый кеше сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш! |
35. |
Дәхи сиңа ґәзаб тиеш, ґәзаб тиеш! |
36. |
Әнә адәм баласы үзенә Аллаһудан йөкләмә йөкләтелмәүне, Аллаһуга каршы эшләрдә ихтыярга куелумы һәм ахырда җавапсызлыкны телиме? |
37. |
Ул кеше бала ятак урынга коелган мәнидән бер генә тамчы нәрсә иде түгелме? |
38. |
Моның ашында оешкан кан булды, Аллаһ аны халык кылып кеше сыйфатына китерде. |
39. |
Аннан ир һәм хатын итеп халык кылды. |
40. |
Бу эшләрне эшләгән Аллаһуның үлекләрне тергезергә көче җитмәсме? |