1. |
Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: “Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр” – дип. |
2. |
Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк, |
3. |
дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан. |
4. |
Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә. |
5. |
Кәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда! |
6. |
Ул кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар. |
7. |
Әмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез. |
8. |
Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр. |
9. |
Вә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар. |
10. |
Ул көндә дус дустыны сорамас. |
11. |
Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше балаларын биреп, ґәзабтан котылуны теләр ул көндә. |
12. |
вә хатынын һәм кардәшләрен биреп, |
13. |
вә аны эченә алган кабиләсене биреп, |
14. |
вә җирдә булган барча мәхлукатне биреп, соңра шуларның барчасын ґәзабта калдырып, үзен коткаруны теләр. |
15. |
Кайда инде – аңа котылу була торган эш түгел, тәхкыйк ул ут ялкынланды. |
16. |
Бик катылык белән баш тиресен вә башка әгъзаларын кубарыр. |
17. |
Ул ут чакырыр вә үзенә тартыр хактан артка киткән вә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан кешене. |
18. |
Һәм малны җыеп та фәкыйрьләргә, Аллаһ юлына бирмәгән саран кешене. |
19. |
Тәхкыйк кеше саран, комсыз булып халык кылынды. |
20. |
Әгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер. |
21. |
Әгәр аңа байлык ирешсә – саранлана, малының тиешле өлешен бирми. |
22. |
Мәгәр намаз укучылар гына алар кеби түгелләр. |
23. |
Алар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар. |
24. |
Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр. |
25. |
Сораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр. |
26. |
Дәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр. |
27. |
Дәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр. |
28. |
Тәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр. |
29. |
Дәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр. |
30. |
Мәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның өчен шелтәләнмәсләр. |
31. |
Берәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән үткән кешеләрдер. |
32. |
Дәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт итмәсләр. |
33. |
Дәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар. |
34. |
Дәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар. |
35. |
Менә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр. |
36. |
Имансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып, |
37. |
уңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр. |
38. |
Әллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме? |
39. |
Тәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан. |
40. |
Мәшрыйклар вә мәгърибләр Раббысы белән ант итәмен, тәхкыйк Без кадирбыз. |
41. |
Бу имансыз, динсез кешеләрне яхшырак кешеләргә алыштырырга, ягъни аларны һәммәсен һәлак итеп, алар урынына итагать итүче яхшы кешеләрне халык кылырга, Без эшебездә артка калучы түгелбез, һичбер эштә Бездән алга чыгучы булмас. |
42. |
Син аларны ихтыярларына куй, батыл гамәлләренә чумсыннар вә һич файдасыз нәрсәләр белән уйнасыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы. |
43. |
Кыямәт көнендә каберләреннән ашыгып чыгарлар, гүя үзләренең бер сөекле нәселләренә текәлгән кеби чакыручы фәрештә тарафына ашыгып барырлар. |
44. |
Куркудан күзләре түбән төшкән хәлдә аларны хурлык каплаган булыр, бу көн аларга вәгъдә ителгән көндер. |