1. |
Баючы йолдыз белән ант итәмен. |
2. |
Сезне туры юлдан җитәкләүче юлдашыгыз Мухәммәд г-м туры юлдан һич адашмады һәм бозылмады, азмады. |
3. |
Һәм ул үз белдеге белән сөйләмәс. |
4. |
Аның Ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһудан иңдерелгән вәхийдер. |
5. |
Вәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте. |
6. |
Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, күренде үзенең асыл сурәте белән. |
7. |
Ул фәрештә офыкның югарысында иде. |
8. |
Соңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен. |
9. |
Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды. |
10. |
Җәбраил фәрештә Аллаһуның колы Мухәммәд г-мгә вәхий кылды үзенә Аллаһудан вәхий ителгән нәрсәне. |
11. |
Мухәммәд г-мнең күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз сурәтендә күрде һәм Аллаһуны күңеле илә күрде. |
12. |
Әллә Мухәммәднең күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низагълашасызмы? |
13. |
Тәхкыйк ул Җәбраилне үз сурәтендә күрде икенче мәртәбә. |
14. |
Сидерәтүлмүнтәһә агачы янында. |
15. |
Мәэва җәннәте шул агач янындадыр. |
16. |
Ул агачны күп фәрештәләр каплаган иде. |
17. |
Мухәммәд г-мнең күзе шул агачтан һәм фәрештәләрдән читкә авышмады һәм куелган чиктән уңга-сулга үтмәде. |
18. |
Тәхкыйк ул күрде мигъраҗдә Раббысының олугъ галәмәт вә дәлилләрен. |
19. |
Лут, Гүзза исемле сынымнарны күрдегезме? |
20. |
Вә алардан башка өченче Мәнат исемле сынымны күрәсезме? Ягъни шул һичнәрсәгә ярамаган сынымнар Аллаһуның ярдәмчесе яки угыллары була алалармы? |
21. |
Ий мөшрикләр, үзегезгә ир балалар булып үзегез яратмаган кыз балаларны Аллаһуга иснад итәсезме? Ягъни Аллаһуның кыз балалары бар дисезме? |
22. |
Әгәр ир балаларны – үзләренә, кыз балаларны – Аллаһуга бүлә торган булсалар, бу бүлү тиешсез, үлчәүсез бүлүдер. Ягъни мөшрикләр Лут, Гүзза, Мәнат исемнәрне сынымнарга бирделәр дә аларны Аллаһның кызлары диделәр. |
23. |
Ул сынымнар һичнәрсә түгел мәгәр үзегез һәм аталарыгыз кушкан исем генәдер, Аллаһ ул сынымнарны Илаһә тотарга һәм Аллаһуның кызлары дияргә бер нинди дәлил иңдермәде. Алар дәлилгә иярмәделәр, мәгәр сукыр заннарына иярделәр һәм нәфесләре сөйгән нәрсәләргә генә иярделәр, тәхкыйк аларга Раббыларыннан туры юлны күрсәтүче Коръән килде. |
24. |
Әллә кеше үзенә ни теләсә, шул булып торамы? Яки сынымнар мөшрикләрнең теләген үтиләрме? |
25. |
Бит дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да Аллаһу тәгаләнекедер, Аңардан узып һичкем файдалана алмас. |
26. |
Күкләрдә күпме фәрештәләр бардыр, ул фәрештәләрнең һич нәрсәдә шәфәгате файда бирмәс, мәгәр Аллаһ теләгән һәм зира булган бәндәсенә шәфәгать итәргә рөхсәтен бирсә генә файда булыр. |
27. |
Ахирәт көненә ышанмаучылар, фәрештәләрне хатыннар исеме белән исемлиләр. |
28. |
Аларның бу эшләренә дәлилләре дә вә белемнәре дә юк, алар фәкать занга сукыр фикерләренә иярәләр, бит зан сукыр фикер хаклыкка, дөреслеккә һич тә ирештермидер. |
29. |
Безнең Коръәнебез белән гамәл кылудан баш тарткан кешеләрдән кисел, алар Коръәннән дөнья файдасын гына телиләр. |
30. |
Менә аларның белгән нәрсәләре шул кадәр генәдер, ягъни алар дөнья файдасын гына беләләр. Тәхкыйк, синең Раббың беләдер, Аның туры юлыннан адашкан кешене һәм дә туры юлга күнелгән кешене дә беләдер. |
31. |
Җирдәге вә күкләрдәге барча нәрсә Аллаһ мөлкедер, Аллаһ аларны дөньяда төзеде имансыз, динсез явызларга ґәзаб бирмәк өчен һәм иманлы динле булып, изге гамәлләрне, яхшы эшләрне кылган хак мөэминнәргә изге җәза, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирмәк өчен. |
32. |
Ул хак мөэминнәр зур гөнаһлардан вә фәхеш эшләрдән сакланырлар, мәгәр кечкенә гөнаһларны эшләсәләр, тәүбә итәрләр. Тәхкыйк синең Раббың киң рәхмәтле вә ярлыкаучыдыр, Ул сезне белүчедер җирдән халык кылган вакытта вә аналарыгызның карнында бала вакытыгызны да, минем гөнаһым юк димәгез! Ул – Аллаһ гөнаһлардан саклаучы тәкъва кешеләрне белүчедер. |
33. |
Хакны кабул итүдә яки Коръән белән гамәл кылудан баш тарткан кешене күрдеңме? |
34. |
Ул хактан баш тартучы малыннан бик аз садака бирде, соңра бирүне бөтенләй туктатты. |
35. |
Әллә аның кулында гаепне яшерен эшне белү бармы, яшерен эшләрне күрәме? |
36. |
Әллә аңа хәбәр бирелмәдеме Муса пәйгамбәргә бирелгән Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәреннән? |
37. |
Дәхи Ибраһим пәйгамбәргә бирелгән сахыйфәтләрдәге Аллаһ хөкемнәреннән хәбәр бирелмәдеме? Ул Ибраһим үзенә йөкләтелгән эшләрне тәмам үтәде. |
38. |
Аллаһудан килгән ул китапларда вә сахыйфәләрдә булган хәбәр шулдыр: берәүнең Аллаһуга итагать итеп мөселман булу бурычы икенче кешегә йөкләтелмәс вә берәүнең сәвабы да гөнаһы да икенче кешегә бирелмәс. |
39. |
Дәхи кешегә һич нәрсә юкдыр мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе генәдер. |
40. |
Әлбәттә һәрбер кешенең кәсеп иткән сәвабы һәм гөнаһы тиздән ахирәттә үлчәүдә күренер. |
41. |
Моннан соң аңа савабына һәм гөнаһына күрә тулысынча җәза бирелер. |
42. |
Тәхкыйк Раббың хозурындадыр барып туктый торган урын. |
43. |
Тәхкыйк Ул – Аллаһ кешеләрне көлдерде һәм елатты. |
44. |
Һәм Ул – Аллаһ үтерде вә тергезде. |
45. |
Дәхи Ул – Аллаһ кешеләрне ирле-хатынлы итеп вә башка һәрбер җан иясен һәм үсемлекне шулай парлы итеп халык кылды. |
46. |
Ана җенесләрнең карнына төшкән бер тамчы судан. |
47. |
Вә икенче мәртәбә кыямәт көненә кубармак Аллаһугадыр. |
48. |
Дәхи Ул – Аллаһ байлык бирде вә терлек малларын бирде. |
49. |
Дәхи Ул – Аллаһ Шигъра йолдызының Раббысыдыр. |
50. |
Дәхи Ул – Аллаһ беренче Гад кавемен һәлак кылды. |
51. |
Дәхи Сәмуд кавемен һәлак итте, алардан һичкемне калдырмады. |
52. |
Дәхи болардан элек Нух кавемен һәлак итте, алар бик залим вә бик азган иделәр. |
53. |
Дәхи Лут кавеменең шәһәрләрен күтәреп әйләндереп ыргытты. |
54. |
Ул шәһәрләрне бер каплый торган нәрсә каплады. |
55. |
Ий адәм баласы Раббыңның кайсы нигъмәтләрендә низагълашырсың, шик төшерерсең? |
56. |
Бу Мухәммәд г-м җәһәннәм белән куркытучыдыр әүвәлге куркытучылар җөмләсеннән. |
57. |
Кыямәт якын булды. |
58. |
Кыямәтнең кайчан булуын ачык белүче һәм вакытын билгеләүче Аллаһудан башка һич юктыр. |
59. |
Әллә ошбу Коръән сүзләреннән ґәҗәбләнәсезме? |
60. |
Вә көләсез, никтер еламыйсыз? |
61. |
Хәлбуки үзегез гафилләр, сукырларсыз Коръәннең хикмәтләрен фәһемли алмыйсыз. |
62. |
Аллаһуга сәҗдә кылыгыз һәм гыйбадәт кылыгыз! |