114. НӘС (КЕШЕЛӘР)

1.

Әйт: “Кешеләрнең Раббысы булган Аллаһуга сыгынамын.

2.

Кешеләрнең патшасы булган Аллаһуга сыгынамын.

3.

Кешеләрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһуга сыгынамын.

4.

Чигенә-чигенә сәваблы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп вәсвәсә кылучы
ханнәснең зарарыннан.

5.

Ул ханнәс кешеләрнең күңеленә явызлыкны саладыр.

6.

Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм кешеләрдән дә бардыр: (Ягъни җеннәрнең
һәм адәмнәрнең яманлыкларыннан явызлыкларыннан сыенамын. Зарар
теләүчеләрнең зарарыннан һәрвакыт Аллаһуга сыенып йөрү – һәр
мөселманга ляземдер.)