1. |
Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын! Һәм һәлак тә булды! (Әбү Ләһәбнең исеме Габдул Ґәзи булып Габдул Мутталлибнең угълы, вә Мухәммәд г-мнең атасы белән бертуган кардәшедер. Мухәммәд г-мнең иң зур дошманы иде, үзе һәм хатыны һәрвакыт пәйгамбәргә һәм мөселманнарга зарар тидерергә тырыштылар). |
2. |
Аңа ґәзабтан котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде. |
3. |
Тиздән ул Әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар. |
4. |
Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә. |
5. |
Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан булган бау бардыр. |