1. |
Әгәр Ислам диненә вә мөселманнарга Аллаһудан ярдәм килсә вә шәһәрләр хосусан Мәккә шәһәре кебек мөселманнар кулына үтсә, |
2. |
шул вакытта күрерсең кешеләрне, төркем-төркем булып Аллаһ дине Исламга керерләр. |
3. |
Раббың булган Аллаһуны һәр кимчелектән пакь дип белеп һәм мактап тәсбих әйт, намаз укы һәм Аңардан ярлыкауны телә, сора! Дөреслектә Ул тәүбәне кабул итеп гөнаһларны гафу кылучыдыр. |