1. |
Ий Мухәммәд г-м әйт: “Ий сез кәферләр, иман китермәгән кешеләр! |
2. |
Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин гыйбадәт кылмыймын. |
3. |
Һәм сез дә мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз. |
4. |
Вә мин сезнең гыйбадәт кыла торган сынымнарыгызга гыйбадәт кылучы түгелмен. |
5. |
Вә сез мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылучы түгелсез. |
6. |
Сезнең батыл ялган динегез үзегезгә булсын, вә минем хак динем үзебезгә булсын! |