1. |
Ий Мухәммәд г-м, тәхкыйк, Без сиңа күп хәерле нәрсәләр бирдек. Ягъни пәйгамбәрлек дәрәҗәсен, зур белем, күркәм холык һәм ахирәттә кәүсәр елгасын бирдек, ул елга сиңа һәм өммәтеңә хасдыр. |
2. |
Раббың ризалыгы өчен намаз укыгыл һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал! |
3. |
Тәхкыйк, сине әбетәр дип кимсетүче дошманың үзе әбетәрдер – нәселе бетүчедер. (Мухәммәд г-мнең ир балалары үлеп бетүләре сәбәпле мөшрикләр, Мухәммәднең ир балалары калмый, нәселе бетә, койрыксыз дип көлгәннәр. Бу сүрә шул хакта инде. Мухәммәд г-мнең нәселе дә һәм өммәте дә бетмәде). |