1. |
Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме? |
2. |
Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр. |
3. |
Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә. |
4. |
Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга. |
5. |
Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар. |
6. |
Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый. |
7. |
Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас. |