1. |
Үкенеч вә һәлакәтлектер һәрбер сүз йөртүче гайбәтчегә. |
2. |
Ул гайбәтче нинди юл белән булса да мал җыйды вә ул малны тиешле урынына бирмичә, саранлык белән яшереп саклады. |
3. |
Тәхкыйк ул гайбәтче саран, малы аны дөньяда мәңге калдырыр дип уйлыйдыр. |
4. |
Юк, үз башыңа бәла булган малына таянмасын, ул әлбәттә, җәһәннәм утына ыргытылыр. |
5. |
Сиңа ул хөтамәне нәрсә белдерде? |
6. |
Ул Аллаһуның кыздырылган утыдыр. |
7. |
Ул ут йөрәккә төшәр, эчке әгъзаларны да көйдерер. |
8. |
Тәхкыйк, ул ут аларга ишекләре бикләнеп мәхкәм (нык) кылынгандыр. |
9. |
Уттан булган озын баганалар белән. |