103. ГАСЫР

1.

Замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасыр белән ант итеп әйтәмен ки.

2.

Дөреслектә адәм баласы хәсрәттәдер, кадерле гомерен дөнья өчен генә
әрәм итеп зур зарарлануда, кимчелектәдер.

3.

Мәгәр Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп Ислам динен
кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән,
хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән, һәм тормыш вә дин
мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр
итәргә чыдамлы булырга бер-берсен өндәшкән хак мөэминнәр генә
зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар.