1. |
Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз. |
2. |
Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез. |
3. |
Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны! |
4. |
Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез! |
5. |
Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез. |
6. |
Сез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез. |
7. |
Соңрак аны якыннан ачык күрерсез. |
8. |
Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде. |