1. |
Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне! |
2. |
Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне! |
3. |
Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде? |
4. |
Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр. |
5. |
Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар. |
6. |
Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса. |
7. |
Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр. |
8. |
Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса. |
9. |
Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр. |
10. |
Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде? |
11. |
Ул һавийә кыздырылган утдыр. |