1. |
Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм. |
2. |
Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм. |
3. |
Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм. |
4. |
Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр. |
5. |
Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен. |
6. |
Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер. |
7. |
Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр. |
8. |
Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр. |
9. |
Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм, |
10. |
күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда. |
11. |
Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен? |